news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт терлекчеләре республика бәйгесеннән җиңү белән кайтты

Бәйгеләрдә җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әлмәт терлекчеләре республика бәйгесеннән җиңү белән кайтты
almetyevsk.tatar.ru

(Әлмәт, 26 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 24 июльдә Югары Ослан районының "Элита" предприятиесендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган мөгезле эре терлек көтүлеген яңарту технологларының һәм зоотехник-селекционерларның республикүләм бәйгесе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу ярышларда район бәйгеләренең җиңүчеләре булган иң яхшы белгечләр катнашты. Технологлар ярышында Әлмәт данын район этабын җиңеп чыккан Токарликов хуҗалыгында эшләүче Равил Вәлиуллин яклады. Белгеч Европа технологиясен кулланып орлыкландыру ярышларында өченче урынны алып, үзенең һөнәри осталыгын исбатлады.

Селекционерлар ярышында шулай ук Токарликов хуҗалыгы Әлмәт районында дигән программисты Айнур Мортазин да катнашты.

Бәйгеләрдә җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100