news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак

Конкурс производствога өйрәтү буенча талантлы һәм инициативалы осталарны һәм укытучыларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак
https://tatar-congress.org/

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт политехника техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Данис Миңнегалләмов «Ел мастеры» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак.

«Данис Миннигалләмов «Ел мастеры» конкурсының республика этабында җиңүче булды. Финалда катнашучылар-производствога өйрәтү осталары, өч елдан да ким булмаган педагогик эш стажы булган, конкурсның төбәк этабында җиңүче булган укытучылар», - дип хәбәр ителә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Конкурсның максаты — производствога өйрәтү буенча талантлы һәм инициативалы осталарны һәм укытучыларны ачыклау һәм бүләкләү, шулай ук педагог һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы педагогик тәҗрибәне тарату.

news_right_1
news_right_2
news_bot