news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театрының "Качаклар"ы татар зыялыларын бер залга җыйды

"Качаклар" спектакле Камал театры тарихында өч мәртәбә куелган.

Әлмәт театрының "Качаклар"ы татар зыялыларын бер залга җыйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казанда Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт” пьесасы буенча куелган “Качаклар” спектакле белән Әлмәт театрының гастрольләре башланып китте. Спектакльне “Татар-информ” онлайн күрсәтте.

Гастрольләр башланыр алдыннан, традиция буларак, бина “хуҗалары” – Г.Камал театры артистлары “кунакларны” – Әлмәт театры артистларын сәламләде. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева үзләренең сигез премьера алып килүләрен хәбәр итте: "Алар төрле зәвыкка эшләнсәләр дә, барысы да чын татарча”, – диде ул.

Мәгълүмат өчен. “Качаклар” спектакле Камал театры тарихында өч мәртәбә куелган. Беренче мәртәбә 1924 елда – дәүләт театры төзелгәч, әле академия театры исемен алганчы – Кәрим Тинчурин тарафыннан куела. Икенче тапкыр 1964 елда – Празат Исәнбәт, өченче мәртәбә 1985 елда Марсель Сәлимҗанов куя. Мөгаен, бу Камал театрының Горький урамындагы бинада куелган соңгы спектакльләренең берсе булгандыр. 1986 елда театр хәзерге бинасына күченә.

Әлмәт театрында спектакльне Г.Камал театры режиссеры, драматург Илгиз Зәйниев куйган. Музыка авторы – Эльмир Низамов.

Спектакль артист уенына да, музыкага да түгел, артистлар ансамбленә һәм, иң мөһиме, Нәкый Исәнбәт текстына корылган.

Театрга килгән тамашачы да очраклы түгел – Нәкый Исәнбәтнең мәңгелек әсәре татар зыялыларын “тулы составта” Камал театры залына җыйган иде.

Бүген татар зыялылары тагын Камал театрында булыр дип көтелә, чөнки Әлмәт театры Аяз Гыйләҗевның заманында үзләрендә бик озак барган “Кар астында кайнар чишмә” спектаклен күрсәтәчәк. Башлана – 19:00 сәгатьтә.

Бүген шулай ук 15.00дә Кече сәхнәдә – Б.Брехтның “Бистә фәрештәсе”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100