Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклен карарга теләүче бар кеше дә залга сыймады
Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале бара.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклен Казанда күрергә теләгән тамашачының барысы да карый алмады. Чөнки теләүчеләр Кариев театры залына сыярлык кына түгел иде.
«Көзге сере» спектакле «Нәүрүз» театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Спектакльне фестивальнең рәсми булмаган хедлайнеры дияргә мөмкин. Ул фестивальнең иң зур титуллы спектакле — алты номинациядә «Алтын битлек» фестивале номинанты.
Спектакль Казанга «Кече шәһәр театрлары» фестивале аша килде. Быел Чаллыда үткән бу күчмә фестивальдә Татарстаннан ике генә театр — «Мастеровые» һәм Әлмәт театры гына катнашты.
«Көзге сере» спектакле Виталий Губаревның «Алдавыч көзгеләр патшалыгы» («Королевство кривых зеркал») әсәре сюжеты нигезендә куелган. Спектакль өчен пьеса режиссер Антон Федоров заказы буенча язылган. Драматург үзен Арсений Фарятьев дип күрсәткән.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева режиссерга әлеге әкият нигезендә балалар өчен спектакль куярга тәкъдим иткән булган. Күпмедер вакыттан режиссер әкият куярга әзерлеген белдергән, ләкин зурлар өчен сәяси әкият булачагын кисәткән.
Әсәрдә вакыйгалар утызынчы еллар башында бара. Оля үзенең югалган дусты Дима Варламовны эзли. Дусты үзе дә югала, исемлекләрдән дә юкка чыга.
Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале бара. Фестиваль 11 июньдә ябыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз