news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театрында яңа проект: артистлар балаларга әкиятләр укыячак

Яңа проект «Әкият арбасы» дип атала.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт татар дәүләт театры балаларны әкият тыңларга чакыра. Яңа проект 13 февральдә старт ала дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Яңа проект «Әкият арбасы» дип атала. Аның кысаларында төрле яшьтәге татар балаларына драма артистлары әкиятләр укыячак.

Балаларга әкиятләр татар телендә генә укылачак.

«Без бер генә бала килсә дә, әкиятне укыячакбыз», - дигән иде әлеге проект турында театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

news_right_1
news_right_2
news_bot