news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт театрында – Луиза Солтанованың юбилее

10 декабрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанованың юбилей кичәсе узачак

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). 10 декабрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанованың юбилей кичәсе узачак.
Татарстан театр сәнгатенең асыл җәүһәре булган Луиза Солтанова гомерен Әлмәт татар дәүләт драма театрында уйнауга багышлый.
Кичәдә Луиза Солтанованы туганнары, дуслары, хезмәттәшләре котлаячак. Шулай ук аның хөрмәтенә драматург, шагыйрь һәм җырчы Зәлфәт Хәкимнең “Утрау” спектакле тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр театрның әдәби бүлегеннән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100