news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театрында Дамира Кузаева исемендәге премия тапшырылды

Артистлар Әлмәт драмтеатрында 75нче сезон ачылу тантанасында бүләкләнгән.

Әлмәт театрында Дамира Кузаева исемендәге премия тапшырылды
Татьяна Афонина

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Әлмәт театрының Дамира Кузаева исемендәге премиясе белән РФнең атказанган, ТРның халык артисты Камил Вәлиев һәм яшь актриса Энҗе Сәйфетдинова бүләкләнде. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Камил Вәлиев заманында Дамира Кузаева белән бер сәхнәдә уйнаган, аның турында җылы истәлекләр саклаучы актер. Ә Энҗе Сәйфетдинова активлыгы һәм энергетикасы белән үзенә игътибарны җәлеп итүче яшь актриса.

Артистлар Әлмәт драмтеатрында 75нче сезон ачылу тантанасында бүләкләнгән. Шулай ук Әлмәт районы башлыгының "Ел актеры" премиясе ияләре дә игълан ителгән. Мәртәбәле исем быел ТРның халык артисты Рамил Минханов, яшь артистлар Фаил Сафиуллин белән Ләйсән Заһидуллинага бирелгән.

Әлмәт театрының яңа юбилей сезоны Гильермо Фигейредо әсәре нигезендә куелган «Эзоп. Мәңгелек бәхәс» спектакленең премьерасы белән ачылган. Әсәрне сәхнәгә режиссер Денис Хөснияров куйган. Премьераны тамаша кылырга Денис Хөснияров эшләгән “Мастеровые” театры коллективы да килгән.

Быел Әлмәт театры 75 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилей тантанасы 31 октябрьгә билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100