news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театрында дүрт яшь режиссер үсмерләр темасына эскизлар әзерләячәк

Лабораториядә Казаннан Регина Саттарова, Олег Кинҗәгулов, Әминә Миндиярова һәм Уфадан Илшат Мөхетдинов катнаша.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театрында бүген “Friendzone” (“Френдзона”) төбәкара режиссерлар лабораториясе эшен башлады, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Проект үсмерләр өчен актуаль текстлар эзләү, репертуар булдыру, бу юнәлешкә яшь режиссерларны җәлеп итү, үсмерләр спектакльләре өчен яңа сәнгать мөмкинлекләрен эзләү максатын күздә тота.

18 гыйнварга кадәр дүрт яшь режиссер - Казаннан Регина Саттарова, Олег Кинҗәгулов, Әминә Миндиярова һәм Уфадан Илшат Мөхетдинов - үсмерләр темасына багышланган текстлардан спектакль эскизларын әзерләячәк. Лабораториянең җитәкчесе һәм модераторы - театр белгече Нияз Игъламов.

Искәртеп үтәбез, Россия театрларында лаборатория хәрәкәте 2000 еллар башында Олег Лоевский тарафыннан яшь режиссерлар белән таныштыру, заманча текстларга игътибар арттыру максатында гамәлгә куелган иде. Мондый лабораторияне Әлмәт театры беренче тапкыр оештыра.

“Бүгенге көндә барган лабораторияләрнең 90 проценты заманча текстларга корылган”, - дип ассызыклый Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр белгече Нияз Игъламов. Аның сүзләренчә, лаборатория - актерлар өчен әһәмиятле тренинг. Ул киеренке (стресс) шартларда калыплардан арынырга, актерга үзендә яңа иҗат көче табарга ярдәм итә. “Бүгенге көндә елына ике-өч лаборатория уздырган театрлар бар”, - ди Нияз Игъламов.

“Friendzone” лабораториясе өчен текстларны режиссерлар үзләре сайлады. Нәтиҗәдә, 18 гыйнварда театр һәм әдәбият белгечләреннән торган экспертлар, үсмерләрдән торган фокус-төркем һәм журналистлар М.Огневаның “Костик”, Эрик-Эмманюэль Шмиттның “Оскар и Розовая дама”, Павел Поляковның “Крысолов” һәм Олжас Жанайдаровның “Танцы+” текстлары буенча спектакль эскизларын күрә алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100