news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры югалган Костик турында спектакль чыгара

"Адашкан җаннар" спектакленең премьерасы 13 апрельдә була.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры 16+ тамгасы белән яңа спектакль чыгара. Премьера көне итеп 13 апрель билгеләнгән.

“Адашкан җаннар” спектаклен драматург Мария Огнева пьесасы буенча Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов чыгара. Спектакль театрның Кече залында куела. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Пьесаның сюжеты буенча ике хатын-кыз Яңа ел төнендә хәбәрсез югалган Костикны эзли. Берсе Костикның әнисе – чит шәһәрдән килгән ялгыз хатын, икенчесе Костик белән яшәгән кыз бала - балалар йортында тәрбияләнгән официант кыз. Полициянең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә яшь егетне эзләү гаме юк. Светлана белән Аленага үз көчләренә ышанырга гына кала.

«Адашкан җаннар» – гади кешеләр язмышы турындагы бәян. Спектакль чит кеше кайгысын якын кабул итәргә, үзенең җан сызлавын ачарга әзер тамашачылар өчен.

Әлеге пьеса яшь драматургия “Любимовка 2013” фестиваленең төп программасында катнашты. Әлмәт театры аның буенча төбәкара "Friendzone" режиссерлар лабораториясендә эскизлар әзерләгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100