news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры яңа сезонын Тамашачы сезоны дип игълан итә

Бүген Әлмәт театрында артистларның җәйге ялыннан соң традицион труппа җыелышы үтте.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең быелгы сезонын Тамашачы сезоны дип игълан итте. Яңа сезонда тамашачы санын арттыру, аның төрлелеген тәэмин итү, халыкны театрга җәлеп итүнең яңа алымнарын, формаларын куллану – көн кадагында булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Бүген Әлмәт театрында артистларның җәйге ялыннан соң традицион труппа җыелышы үтте. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева җыелышны театрга яңа килеп кушылган яшь артистлар белән таныштырудан башлаган. Аларның икесе – Гөлназ Йосыпова һәм Ләйсән Заһидуллина Казан театр училищесын тәмамлаган, өченчесе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан, Фәрит Бикчәнтәев шәкерте – Миләүшә Хафизова.

Театр җыелышында быел чыгарылачак алты премьера турында сүз барган.

Аның берсе буенча эш җәйге ялларга кадәр үк башланган иде инде. Г.Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин Әлмәт театрында “Тыкрыкта булды бу хәл” комедиясен куя. Спектакль Зөлфәт Хәкимнең “Яңа татар пьесасы”нда катнашкан әсәре буенча куела. Премьера 13-14 октябрьгә билгеләнгән.

Инде планлаштырылган спектакльләрдән тыш, репертуарда дөнья театр сәнгатендә исемнәре яхшы таныш режиссерлар Сергей Потапов һәм Денис Хөснияров иҗат иткән спектакльләр дә урын алачак. Театр аларның труппа белән танышырга килүен көтә һәм әсәр сайлау эше бара.

Моннан тыш, Әлмәт театры проект эшчәнлеген дә дәвам итә. Болар – “Театраль җомга”, “Шагыйрь сүзе”, иҗади лаборатория, “Мәдәни мохит” һәм башка юнәлешләр.

Бу сезонда театрның Пенза, Саранск, Димитровград, Стәрлетамак, Туймазы, Казан, Чаллы, шулай ук республиканың башка төбәкләренә гастрольләре планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100