news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры яңа сезонын 6 октябрьдә ача

Яңа сезон Ж.Б.Мольерның "Лекарь поневоле" пьесасы буенча куелачак спектакль белән ачыла.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа сезонын 6 октябрьдә Ж.Б.Мольерның “Лекарь поневоле” пьесасы буенча куелачак спектакль белән ача. Бу хакта бүген театрның труппа җыелышында билгеле булды.

“Спектакльне Петербург режиссеры Елена Кузина куя. Ул артистлар белән репетициягә 22 августта керешәчәк. Әлеге спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәме белән куела”, – дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

Режиссер Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты” музыкаль комедиясе дә федераль партия проекты булышлыгында гамәлгә ашырыла. Автор аны үзе куячак.

Искәртеп үтәбез, “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” проекты нигезендә Татарстанның алты дәүләт һәм ике муниципаль театрына премьералар чыгару өчен акча бүлеп бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot