Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театры спектакльләрен Казанда дүрт көндә дүрт меңгә якын тамашачы карады
Театр гастрольләре Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә үтте.
(Казан, 18 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры спектакльләрен Казанда дүрт көн эчендә дүрт меңгә якын тамашачы карады. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Казан гастрольләрен уңышлы дип бәяләде.
Театр гастрольләре Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә үтте. Театр Казанга алты спектакль һәм бер концерт-тамаша алып килгән. Гастрольләр "Мең дә бер кичә" дип аталган театральләштерелгән тамаша белән төгәлләнде.
"Зифа Кадыйрованың "Синсез килгән язлар", Илгиз Зәйниевның "Хыял йорты" спектакленә билетлар тиз сатылып бетте", - ди Фәридә Исмәгыйлева.
"Театральләштерелгән тамашалар элегрәк бик уңышлы бара иде. Хәзер Казанда мондый тамашага ихтыяҗ кими башлаганлыгы сизелде. Хәзер эстрада артистлары концертларын театральләшереп куялар - шуңа бәйледер", - дип фаразлый директор.
Спектакльләрнең берсен - "Синсез килгән язлар"ны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады. Театрның соңгы премьералары булган спектакльләрен "Тантана" премиясе экспертлары да тамаша кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз