news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры спектакле бүген «Алтын битлек» премиясе афишасы кысаларында күрсәтелә

Спектакль алты номинация буенча «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кыла.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклен Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясенең жюри әгъзалары бәяләячәк.

«Көзге сере» спектакле «Алтын битлек» программасы кысаларында Мәскәү яшь тамашачылар театры сәхнәсендә чыгыш ясый.

Спектакль алты номинация буенча «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кыла.

Авторы — Арсений Фарятьев (Мәскәү), режиссеры — Антон Федоров (Мәскәү), хореограф — Алинә Мостаева, ут буенча рәссам — Игорь Фомин.

«Алтын битлек» тетар премиясе лауреатлары 22 апрельдә игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100