news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры сезонын премьера белән ачты

"Әҗәлгә дару бар диләр..." ("Лекарь поневоле") – Татарстанда "Россиянең кече шәһәр театрлары" федераль проекты буенча чыгарылган беренче спектакль.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театры Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр...” комедиясе премьерасы белән яңа сезонын ачты.

“Әҗәлгә дару бар диләр...” (“Лекарь поневоле”) – Татарстанда “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты буенча чыгарылган беренче спектакль. Әлеге программа кысаларында Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрлары тагын унтугыз премьера чыгарырга әзерләнә. Әлмәт театры декабрь аенда тагын ике премьера әзерли.

Премьера белән танышырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры, федераль проектның Татарстан буенча кураторы Эльмира Фәтхуллина килде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры “Кече шәһәр театрлары” проектында катнаша. Театрларга проект кысаларында федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2,7 миллион сум акча бүлеп бирелде. Проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры белән Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100