news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры Сарапулда чыгыш ясаячак

Әлмәт Татар драма театры Сарапул драма театры белән гастрольләр алмаша.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Әлмәт Татар дәүләт драма театры Сарапул драма театры белән гастрольләр алмаша. Бу хакта Сарапул театры матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Әлмәтлеләр тамашаларын 18 һәм 19 октябрь көннәрендә Радиозавод Мәдәният йортында карарга мөмкин булачак. Тамашачыларга Эдуард Шаховның "Играем маленького Мука" спектакле, Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле һәм Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү"е тәкъдим ителәчәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot