news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры Санкт-Петербург тамашачысы өчен чыгыш ясый

Петербурглыларга вербатим жанрында сәхнәләштергән спектакль тәкъдим ителә

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 9 февраль көнне кичке 7 дә Санкт-Петербург шәһәре Александр театрының Яңа сәхнәсендә Әлмәт Татар дәүләт драма театры “Язылмаган язмышлар” спектаклен куя.

Спектакльнең режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова аны татар театры өчен яңа жанр — вербатим жанрында сәхнәләштергән, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Вербатим, латинчадан тәрҗемә иткәндә, сүзен-сүзгә дигәнне аңлата һәм спектакльдәге монологлар чын тормышта булган кешеләрнең сөйләменнән гыйбарәт.

Спектакльдә 6 актриса катнаша. Аларның һәркайсы үзләренең геройларын эзләп табып, алар белән элемтәгә кереп, сөйләштерә һәм шул геройлары тарихын түкми-чәчми тамашачыга җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot