news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Әрмәнстан театр фестивалендә катнаша

Әлмәт театрының “Кибет” спектакле – “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.

Әлмәт театры Әрмәнстан театр фестивалендә катнаша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Әлмәт Татар дәүләт театры “Кибет” спектакле белән Әрмәнстанга китә. Спектакль 4 октябрь көнне Ереван шәһәрендә Highfest фестивале кысаларында күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Highfest фестивале Ереван шәһәрендә 2 – 5 октябрь көннәрендә үтә. Фестивальнең югары статусын аның дәрәҗәле халыкара профессиональ берләшмәләрдә әгъза булып торуы раслый. Болар – Халыкара Балалар һәм үсмерләр театры ассоциациясе (ASSITEJ) һәм Башкару сәнгате халыкара челтәре (IETM).

Фестивальдә Әрмәнстан, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Мисыр, Испания, Израиль, Иран, Кыргызстан, Казахстан, Чехия, Япония театрлары катнаша. Россияне ике театр тәкъдим итә: Пушкин исемендәге Орск драма театры һәм Әлмәт татар дәүләт театры.

Казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган “Кибет” спектаклендә нибары ике артист – Мәдинә Гайнуллина белән Диләрә Ибәтуллина уйный. “Кибет”нең декорациясе арткы дивардан һәм агач тартмалардан гына тора. Кече формалы спектакльне фестивальләргә һәм гастрольләргә йөртүе уңайлы. Театр сәхнәдә кулланылган тартмаларны үзе белән йөртми, Ереванда гына алачаклар.

  • “Кибет” спектакле – “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100