news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры реалити-тамаша чыгарды

"Хыял йорты" романтик музыкаль комедиясенең драматургы да, режиссеры да – Илгиз Зәйниев.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры үзенең бу сезондагы өченче премьерасын чыгарды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хыял йорты" романтик музыкаль комедиясенең драматургы да, режиссеры да – Илгиз Зәйниев. Композиторы – Эльмир Низамов, хореограф – Нурбәк Батулла. Музыкаль спектакльнең җыр сүзләрен Резеда Зәйниева язган. Рольләрдә  – Динар Хөснетдинов, Рифат Әхмәдиев, Раушан Мөхәммәтҗанов, Фаил Сафиуллин, Илшат Агиев, Алмаз Шаһимәрдәнов, Айрат Мифтахов, Айзил Фазлыев, Резедә Хәертдинова, Диләрә Ибәтулина, Рүзилә Шәймөхәммәтова, Алсу Сибгатуллина, Ләйсән Нуриева, Ләйсән Заһидуллина, Энҗе Сәйфетдинова, Миләүшә Хафизова. Артистлар ике составта уйный.

Спектакльдә вакыйгалар урман аланындагы җимерелгән йортта бара. Дүрт кыз шушы кыргый шартларда, тәүлегенә 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәргә, беренче татар “Хыял йорты” реалити-тамашасында катнашырга ризалык бирә. Дүрт төрле холык. һәммәсенең әлегә кадәр уңышлы ук булмаган мәхәббәт тарихы. Тик менә маҗаралы уен вәгъдә иткән тамаша кемдер тарафыннан оста корылган хәйлә түгелме? Көтмәгәндә аландагы җимерек йортта пәйда булган кызларны күзләүче авыл егетләре чынлыкта кемнәр? “Хыял йорты”нда мавыктыргыч, көлкеле вакыйгалар кайный....

Спектакль "Россиянең кече шәhәрләре театрлары" федераль партия проекты ярдәмендә куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100