Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Əлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина Казахстанда дәрәҗәле фестиваль лауреаты булды
Театрның "Медея. Материал" спектакле үзенең беренче җиңүенә иреште.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Əлмәт театрының тәүге тапкыр конкурслы фестивальдә катнашкан "Медея. Материал" спектакле үзенең беренче җиңүенә иреште.
"Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстларына нигезләнгән сәхнә композициясе буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы "Медея. Материал" спектакле Казахстанның Астана шәһәрендә үткәрелгән "Samgau" VI халыкара театр фестивалендә диплом иясе булды. Актрисабыз Мәдинә Гайнуллина "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулады", - дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.
- "Samgau" VI халыкара театр фестивале Астананың 20 еллыгына багышланды. Конкурска тәкъдим ителгән 30 эш арасыннан 12 спектакль сайлап алынган булган. Жюри әгъзалары арасында - Казахстанның, Кыргызстанның һәм Россиянең күренекле театр белгечләре. Конкурста спектакльләрдән тыш катнашучылар өчен мастер класслар һәм экскурсияләр дә оештырылган.
"Медея. Материал" - Əлмәт театрының яңа сезон премьерасы. Премьераны беренчеләрдән булып "Татар-информ" хәбәрчеләре тамаша кылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз