news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры моноспектакль чыгарды

«Микулай» моноспектакле драматург Мансур Гыйләҗевның яңа язылган әсәрләренең берсе.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры татар театры тарихында аз кулланылган жанрны — моноспектакль чыгарды. Театрда ике көн дәвамында «Микулай» спектакленең премьерасы барды.

«Микулай» моноспектакле драматург Мансур Гыйләҗевның яңа язылган әсәрләренең берсе. Аны хакас режиссеры Марас Чеббур сәхнәләштерде. Хореограф — Алинә Мостаева. Рәссам — алтайлы Алан Саймин. Спектакль театр актеры, Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһировны күздә тотып сайланган иде.

«Микулай» спектаклендә Сарсазкүл авылында беръялгызы гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән икенче иртәгә кадәр гомере сурәтләнә. Микулай монологында керәшен халкының язмышыннан башлап, авыл язмышы да, гаилә тарихы да, тормыш фәлсәфәсе дә бар. Ул шушы авылда яшәп калган бердәнбер кеше, авылдашларын көтә.

Рафыйк Таһиров белән Марас Чеббур спектакльнең озак уйланулар аша чыгуын әйтәләр. Марас керәшен халкы һәм йолалары белән таныш булмаган, ул үзе өчен яңа дөнья ачкан. Спектакль автор текстына зур хөрмәт белән эшләнгән.

Премьерада драматург Мансур Гыйләҗев тә бар иде. Ул театрга зур рәхмәтләрен җиткерде, спектакльгә уңыш теләде. Мансур Гыйләҗев үзенә ялгызлык һәм ташланган җир темасы һәрчак кызык булуын әйтә.

Театр «Микулай» спектаклен сәхнәдә күрсәтү белән генә чикләнмәгән. Фойе да керәшен халкы симфоллары белән бизәлгән иде. Ә тәнәфес вакытында тамашачы аутентик керәшен җырлары белән таныша алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100