news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Мольерны куя башлый

Спектакльнең премьерасы 6 октябрьгә планлаштырылган.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры Мольерның “Лекарь поневоле» спектаклен куя башлый. Театрга режиссер Елена Кузина килеп, артистлар белән танышты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Спектакль “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль партия проекты хисабына куела.

Искәртеп үтәбез, “Бердәм Россия” партиясенең әлеге проекты кысаларында Татарстанның сигез театрына спектакльләр чыгару өчен акча бирелде. Әлеге исемлектә алты дәүләт театры һәм ике муниципаль театр бар.

Елена Кузина – актерлык тренинглары буенча махсуслашкан, Россия, Германия, Финляндиядә егермеләп спектакль куйган режиссер.

Әлмәт театры үз тарихында беренче тапкыр Мольер иҗатына мөрәҗәгать итә. Пьесаны татар теленә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән.

Репетиция төп өлеше – актерларның тренингы – буффонада жанрына әзерлек булачак, дип ассызыклый театрның матбугат хезмәте.

Спектакльнең премьерасы 6 октябрьгә планлаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100