Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театры Мансур Гыйләҗев әсәре буенча моноспектакль куя
“Микулай” моноспектакле январь аенда тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Драматург Мансур Гыйләҗевнең театраль һәм әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну тудырган “Микулай” пьесасын Әлмәт театры сәхнәләштерәчәк. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
Мансур Гыйләҗевнең моноспектакль өчен язылган пьесасы быел драматурглар семинарында да укылды. Әлеге әсәрне куярга теләп Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов ТР Театр әһелләре берлеге грантына дәгъва иткән иде.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева пьесаны күреп алгач та театрда куярга карар иткән. Чөнки театрның моноспектакль алып барырлык актеры бар. Ул - Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров.
Театр директоры моноспектакль куярдай режиссерны Грозныйда “Федерация” фестивалендә очраткан. Әсәрне Хакасия режиссеры Марас Чеббур сәхнәләштерәчәк. Фәридә Исмәгыйлева бу режиссерның Хакас милли театрында куелган спектаклен күреп, аны Әлмәткә чакырган.
Тиздән спектакльнең репетицияләре башланачак. “Микулай” моноспектакле январь аенда тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
“Микулай” моноспектакленең бердәнбер герое – ташландык авылда бер ялгызы яшәүче Микулай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз