news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Казанга үзенең иң өлкән спектакльләренең берсен алып килде

Спектакльне Казан тамашачысы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы кысаларында карый алды.

Әлмәт театры Казанга үзенең иң өлкән спектакльләренең берсен алып килде
Рамиль Гали

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры репертуарында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Оҗмах капкасы” спектакле ун ел дәвамында саклана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтте.

  • Спектакльне Казан тамашачысы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы кысаларында карый алды.

“Оҗмах капкасы” – репертуарыбыздагы затлы спектакль. Ун ел дәвамында күп артистлары алышынса да, без аны саклап тотабыз, - ди театр директоры. – Ул Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре буенча киносценарий итеп язылган иде. Мансур Гыйләҗев язган. Мин укып чыктым да, театрда куйдык. Аны “Бибинур” кинофильмын төшерер алдыннан Юрий Фетинг та килеп карады әле”.

  • Татар кинематографиясенең иң уңышлы эшләренең берсе “Бибинур” фильмы Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повестена нигезләнеп төшерелгән. Фильмда төп рольне күренекле татар актрисасы Фирдәвес Әхтәмова уйнаган иде.

Әлмәт театрында “Оҗмах капкасы” спектаклендә Бибинур карчык ролен Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова башкара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100