news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры Казанга «Кайда минем илем?» спектаклен алып килә

Документаль спектакль Камал театрының Кече сәхнәсендә 25 октябрьдә күрсәтеләчәк.

Әлмәт театры Казанга «Кайда минем илем?» спектаклен алып килә
Әлмәт театрының матбугат үзәге

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры Казанга белгечләр тарафыннан югары бәяләнгән «Кайда минем илем?» спектаклен алып килә.

Спектакль Гарәф Фәхретдиновның Идел-Урал легионерлары турында язылган повесте буенча сәхнәләштерелгән. Режиссеры — Ильяс Гәрәев.

Документаль спектакль Камал театрының Кече сәхнәсендә 25 октябрьдә күрсәтеләчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Спектакльгә «Пушкин картасы» белән билет алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot