news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Казан тамашачысына сигез премьера алып килә

Әлмәт театрының спектаклен “Татар-информ” онлайн-трансляцияләячәк.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт татар дәүләт драма театры иртәгә Казан гастрольләрен “Татар Шекспиры” әсәре белән ача. Әлмәт театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев Нәкый Исәнбәтне шулай дип атаган иде. Драматургның “Һиҗрәт” пьесасы буенча куелган “Качаклар” спектаклен театр моннан бер ел элек – 2016 елның 26 февралендә чыгарды.

“Болганчык еллар кеше тормышының астын өскә китерә. Әле кичә генә кәнәфидә утырган җитәкче урамда теләнергә, сәхнәләрдә балкыган артист, тамак ялы өчен алдап кәсеп итәргә, ә кайчандыр берәүгә дә кирәкмәгән сәрхүш дәрәҗәгә ирешергә мөмкин. “Качаклар” пьесасында Нәкый Исәнбәт әлеге персонажларны бик оста сурәтли. Әсәрдә кызыллардан качып, Колчак гаскәре артыннан Себергә һиҗрәт кылган Гайнетдин мулла юлда хатыннарын, кызын, хезмәтчесен, мал-мөлкәтен җуя. Читтән карап торышка көлкегә калган Гайнетдин, әлеге югалтулар аша, рухи ачышлар ясый, - дип яза спектакль турында Әлмәт театры.

Заманча юмор, музыка аша чишелгән әлеге спектакль классик әсәрдә яңа темалар, яңа мәгънәләр ача. Илгиз Зәйниев тә әсәрнең зурлыгына һәм сюжет линияләре күплегенә игътибарны юнәлтеп: “Аның бер линиясе буенча гына барсаң да, тулы спектакль чыгарырга мөмкин. Андагы темалар кайсы да булса заманда актуальләшеп китә ала”, - дигән иде.

20 февральдә Камал театрының зур залында Әлмәт театры Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган “Кар астында кайнар чишмә” спектаклен күрсәтәчәк, 21 февральдә концерт-тамаша була. 19 февральдән башлап 22 февральгә кадәр театрның Кече залында Әлмәтлеләр биш спектакль күрсәтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100