news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Казан гастрольләрен Нәкый Исәнбәт һәм Илгиз Зәйниев белән ача

19-22 февральдә Камал театры сәхнәсенддә Әлмәт театры гастрольләре үтә.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт” пьесасын өч ел дәвамында театрлар буйлап күтәреп йөргәч, ниһаять, Әлмәт театры икеләнеп кенә булса да сәхнәләштерергә алынган. Хәзер сәхнәдә уңыш белән барган “Качаклар” спектакле турында театрның Казан гастрольләре алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә Илгиз Зәйниев шулай диде.

Казан гастрольләре афишасындагы сигез спектакльнең икесен Илгиз Зәйниев куйган. 19 февральдә театр үзенең Казан гастрольләрен “Качаклар” белән ачып җибәрә.

Илгиз Зәйниев Нәкый Исәнбәтне “Татарның Шекспиры” дип атады. Әсәрнең зурлыгына һәм сюжет линияләре күплегенә игътибарны юнәлтте: “Аның бер линиясе буенча гына барсаң да, тулы спектакль чыгарырга мөмкин, – диде ул. – Андагы темалар кайсы да булса заманда актуальләшеп китә ала”.

Спектакль тугызар сәгатьлек 40 репетиция көнендә әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100