news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры Казан гастрольләрен башлый

Спектакльләр Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә бара.

Әлмәт театры Казан гастрольләрен башлый
Рамиль Гали/архив

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда Әлмәт театрының гастрольләре башлана. Әлмәт театры Казанга алты спектакль һәм бер концерт тамаша алып килгән. Спектакльләр Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә бара.

Гастрольләр Камал театрының Зур сәхнәсендә Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле белән ачыла. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Иртәгә көндез Әлмәт театры “Алтын битлек” театр премиясенең лонг битенә кертелгән “Медея” спектаклен, кич Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Синсез килгән язлар”ны күрсәтә. Ике спектакль дә аншлаг белән барыр дип көтелә – билетлар бик аз санда гына калган.

Әлмәт театры 16 һәм 17 февраль көннәрендә дә икешәр спектакль күрсәтә. Гастроль программасында Туфан Имаметдинов һәм Равил Сабырның “Тынлыкта урын бар", Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты” спектакльләре бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot