news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Камил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилей кичәсен үткәрә

Камил Вәлиевның юбилее уңаеннан театр сәхнәсендә "Син кайда идең?" спектакле тәкъдим ителә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең танылган артисты - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, "Тантана" hәм Р.Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты Камил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилей кичәсен билгеләп үтә. “Камил абый ярты гасыр дәвамында фидакарь хезмәте, күпкырлы талант, көчле темпераментлы образлар, кабатланмас рольләр, нурлы энергетика белән тамашачы күңелен яулаган легендар шәхес”, - дип яза театрның матбугат хезмәте.

Камил Вәлиевның юбилее уңаеннан театр сәхнәсендә 1 ноябрьдә "Син кайда идең?" спектакле тәкъдим ителә. Юбилеен билгеләп үтү өчен, Камил Вәлиев шушы спектаклен сайлаган.

Ярослава Пулинович пьесасы буенча куелган "Син кайда идең?" спектаклен үткән сезонда Әлмәт театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниев куйган иде. Камил Вәлиевнең сәхнә партнеры – Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова.

Мәгълүмат өчен. Камил Вәлиев 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туган. Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1964 елдан эшли. 1997 – 2004 елларда театрның баш режиссеры була. Р.Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде”, Ф.Садриевның “Безнең гомер язлары”, “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”, И.Йомаголовның “Мәхәббәт кошлары”, Д.Салиховның “Чукрак”, Ф.Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?”, Г.Исхаковның “Җырчы сандугачым” һ.б. әсәрләр сәхнәләштерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100