news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры ике спектаклен «Алтын битлек» экспертларына күрсәтә

«Көзге сере» һәм «Микулай» — театрның үткән сезон премьералары.

Әлмәт театры ике спектаклен «Алтын битлек» экспертларына күрсәтә
Татьяна Афонина

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры ике спектаклен «Алтын битлек» экспертларына күрсәтә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итте.

Әлмәт театрының ике спектакле — «Көзге сер» һәм «Микулай» тамашалары «Алтын битлек» экспертларына тәкъдим ителгән. Кичә театр белгечләре режиссер Антон Федоров «Королевство кривых зеркал» фильмы мотивлары буенча куйган «Көзге сер» спектаклен караган, бүген Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Микулай» моноспектаклен күрәчәкләр.

Әлмәт театрының үз сәхнәсе ремонтта булу сәбәпле спектакльләр Бөгелмә рус дәүләт театры сәхнәсендә күрсәтелә. Роспотребнадзор таләпләре буенча спектакльне ярты зал тамашачы карый.

«Көзге сере» һәм «Микулай» — театрның үткән сезон премьералары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot