news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры директоры драматурглар белән театрлар бер-берсен аңламавын әйтте

Без барыбыз да ач бүреләр кебек, яхшы пьесаларга кытлык кичерәбез, ди Фәридә Исмәгыйлева.

Әлмәт театры директоры драматурглар белән театрлар бер-берсен аңламавын әйтте
Султан Исхаков
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева драматурглар белән театрлар бер-берсен аңламый, театрлар өчен яхшы язылган пьесалар җитми дигән фикердә. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл барышында әйтте. 
 
"Театрлар драматурглар белән бер-берсен аңлашмау кайчан бетәр? Без барыбыз да ач бүреләр кебек, бүген яхшы пьесаларга кытлык кичерәбез. Куярлык булган әсәрләрне куябыз без", - диде Әлмәт театры директоры. 
 
 
Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев  язучылар "аерым дөньяда" яши дигән фикердә.  
 
"Безнең язучылар сихри дөньяда яши. Алар берсен-берсе укымый. Спектакльләрне килеп карамый. Язучылар үз калыпларына бикләнде. Үз дөньяларын булдырды. Аларның максаты - Тукай премиясен алу", - диде Раил Садриев фикер алышу барышында. 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100