Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театры Чаллыдагы матбугат конференциясендә катнашучылар тарафыннан алкышланды
Әлмәт театры Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә «Көзге сере» спектаклен күрсәтәчәк.
(Чаллы, 3 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыда Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале ачылышына багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар Әлмәт татар дәүләт театрына гадәти булмаганча реакция күрсәтте.«Кече ватан театрлары» партия проектының кураторы Людмила Рыбакова Әлмәт театрын телгә алгач, матбугат конференциясендә катнашучылар көчле алкышлар белән җавап бирде.
Людмила Рыбакова Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә проект тарафыннан финансланучы ике театр — Әлмәт татар дәүләт театры һәм Чаллының «Мастеровые» рус театры катнашуы турында сөйләде. «Әлеге фестивальдән тыш, Әлмәт театры алты номинация буенча „Алтын битлек“ фестивале номинанты да булды. Бу безнең республика өчен бик зур дәрәҗә», — диде ул. Куратор театрның залда утырган директоры Фәридә Исмәгыйлевага рәхмәт сүзләре әйтте.
Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов, Россиянең халык артисты Ольга Остроумова, танылган театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский кебек шәхесләр, федераль һәм республика матбугат вәкилләре, театр артистлары җыелган зал татар театрына карата хөрмәтен алкышлар белән белдерде.
Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале быел унсигезенче тапкыр үткәрелә. Узган ел пандемия булу сәбәпле оештырылмаган иде.
Спектакльләр Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры, «Мастеровые» театры һәм КамАЗ мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.
Әлмәт театры «Көзге сере» спектаклен 6 июнь көнне «Камаз» мәдәният сараенда куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз