news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Брест фестиваленә җыена

Коллектив 15 сентябрьдә "Белая Вежа" XXII халыкара театр фестивалендә Бертольд Брехтның "Туй" спектаклен күрсәтәчәк.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 12 сентябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Брест шәһәренә юлга кузгала, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Коллектив 15 сентябрьдә “Белая Вежа” XXII халыкара театр фестивалендә Бертольд Брехтның “Туй” спектаклен күрсәтәчәк.

Спектакльне танылган театр режиссеры Искәндәр Сакаев куйган.

«Туй» спектакленең («Мещанская свадьба») премьерасы 2013 елның февралендә булды. Ул төрле фестивальләр призеры. Шул исәптән, 2013 елда “Актерлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” театр премиясенә лаек булган иде.

Мәгълүмат өчен: “Белая Вежа” XXII халыкара театр фестивале Брестта 8-17 сентябрь көннәрендә үткәрелә. Биредә 14 илдән драма, курчак, музыкаль һәм пластик театрлар катнаша. Программага 29 театр коллективының спектакле кертелгән. Алар 11 телдә – белорус, рус, украин, литва, македон, хакас, венгр, грузин, фин, поляк һәм татар телләрендә барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100