Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театры бинасында беренче тапкыр Бәби-театр ачыла
Интерактив Бәби-Театр иң кечкенә тамашачылар өчен махсус оештырылган.
(Әлмәт, 22 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Тиздән Әлмәттә hәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында уникаль вакыйга – Бәби-театр ачыла. бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Театр елына багышланган беренче премьера нәни тамашачылар hәм әти-әниләр өчен 31 мартта 15 сәгатьтә башлана.
Интерактив Бәби-Театр иң кечкенә тамашачылар өчен махсус оештырылган. Нәниләр һәм әниләр өчен спектакльләр кече залда уза. Спектакльнең сюжеты уен формасында тәкъдим ителә. Тамаша залында утыргычлар урынына мендәрләр, пледлар, уенчыклар. Нәни сабыйлар йомшак мендәрләрдә урнаша яисә йөри алалар.
Спектакль 30-40 минуттан да артмый. Сабыйларга аңлаешлы сюжет күңелле аралашу һәм мавыктыгргыч уеннар белән баетылган. Спектакльне караганда балалар күңелсезләнергә яки арырга өлгермәячәк.
Спектакльнең гадәттәгечә сәхнәдә түгел, ә тамашачылар белән янәшә уйналуы нәниләргә яңа кичерешләр бүләк итә.
Интерактив уеннарны балалар аеруча ярата. Нәни тамашачылар гади һәм аңлаешлы формада моториканы, координацияне, логиканы үстерә ала.Мондый шартларда хәтта иң оялчан балалар да үзләрен уңайлы хис итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз