Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров «Тантана-2020» премиясе лауреаты булды
Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» моноспектаклен Әлмәт театры сәхнәсендә хакас режиссеры Марас Чеббур куйды. Әлеге спектакльдә бердәнбер рольне Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров башкарды.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров «Тантана-2020» премиясе лауреаты булды. Актерга әлеге дәрәҗәле премия «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендə «Микулай» спектаклендə Микулай роле өчен тапшырылды.
Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров дипломны үзе кабул итә алмады. Чөнки Татарстан Республикасында үзенчәлекле режим булдырылу сәбәпле, «Тантана 2020» премиясен тапшыру чарасы онлайн режимда үтә. Артистлар тантананы онлайн карыйлар.
Лауреатны Чаллы театры артисты Рафил Сәгъдуллин игълан итте.
Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасының онлайн трансляциясе бара.
«Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Ул 10 номинациясендә бирелә.
Мансур Гыйләҗевның «Микулай» моноспектаклен Әлмәт театры сәхнәсендә хакас режиссеры Марас Чеббур куйды. Әлеге спектакльдә бердәнбер төп рольне Татарстанның ахлык артисты Рафик Таһиров башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз