Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов «Тантана» премиясе лауреаты булды
Премиягә артистның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Хәзрәт һәм Батюшка рольләре тәкъдим ителгән.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов «Тантана» премиясе лауреаты булды.
Динар Хөснетдиновка премия «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясе буенча тапшырылды. Премияне Әтнә театры директоры Ленур Зайнуллин игълан итте.
«Әлеге премияне үз шәһәремдә Чаллыда алуым бик символик мәгънәгә ия. Мин иң яхшы татар режиссеры куйган спектакльдэ уйнадым», — диде Динар Хөснетдинов сәхнәдән. Ул Әлмәт театры белән Фәридә Исмәгыйлева җитәкчелек иткәндә Әлмәт театрында эшләячэген әйтте.
Премиягә артистның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Хәзрәт һәм Батюшка рольләре тәкъдим ителгән.
Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендә Гаяз Исхакый әсәре буенча Айдар Җаббаров куйды.
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» премиясенә шулай ук, Кариев театрыннан Халидә Сөнгатуллина, Түбән Кама театрыннан Гөлнура Галиева, Әтнә театрыннан Алинә Сидеева тәкъдим ителгән иде.
Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле «Иң яхшы спектакль» номинациясенә дә дәгъва итә.
- «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз