news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры артистлары юбилей сезонын ачып җибәрде

Әлмәт татар дәүләт драма театры 65-нче юбилей сезонын Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” комедиясе белән ачып җибәрде

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәт татар дәүләт драма театры 65-нче юбилей сезонын Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” комедиясе белән ачып җибәрде. Ачу тантанасына ТР Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге башлыгы Зөлфирә Салехова да килгән иде. Тантанада республика театрларыннан килгән кунаклар, сәхнә ветераннары һәм Казан театр училищесының III курс студентлары катнашты.
Зөлфирә Салехова театр артистлары Асия Харисова һәм Гөлнара Кәшиповага министрлыкның “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен тапшырды. Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров “Елның иң яхшы актеры” исемле махсус премиясен артистлар Фазыл Насыйбуллин, Эдуард Латыйпов, Мәдинә Гайнуллинага тапшырды.
Бу көнне игътибар үзәгендә яшьләр булды. Казан театр училищесын һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган бер төркем егетләр һәм кызлар Әлмәт театры труппасына кушылды. Бу көнне тәкъдим ителгән премьерада да яшь артистлар уйнады.
Яңа сезон Наил Гаетбайның “Ир командировкадан кайткач” премьерасы белән дәвам итте. Кичә бер төркем артистлар “Миңа Барби кирәк” әкияте һәм Илгиз Зәйниевнең “Балакаем” спектакльләре белән Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы районнарына гастрольләргә китте, дип хәбәр итә Әлмәт театрының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100