news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры артистлары Минхановлар Тинчурин театрына күчтеләр

Сәкинә һәм Рамил Минхановлар сиксәненче еллардан бирле Әлмәт театрында эшләгән артистлар.

Әлмәт театры артистлары Минхановлар Тинчурин театрына күчтеләр
Рамил Гали/архив

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының популяр артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар Тинчурин театрына күчкәннәр. Мәгълүматны театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов раслады.

“Минхановлар сентябрь аеннан эшкә чыгачаклар. Аларның Казанга күченү теләкләре барлыгын белгәч, артистларыбыз аларны театрга алуны кат-кат кереп сорадылар. Безнең театрга өлкән буын артистлары бик кирәк”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Сәкинә Минханова Казанга күченүләрен туганнарына якынрак буласы килү белән аңлатты. “Безнең бөтен туганнарыбыз Казан тирәсендә. Өлкәнәеп барганда аларга якынрак буласы килде”, - диде ул.

Сәкинә Минханова Әлмәт театры белән дусларча мөнәсәбәттә калуны, китүләренең башка сәбәбе юклыгын ассызыклады.

  • Рамил Минханов - 1987, Сәкинә Минханова 1981 елдан Әлмәт театрында. Икесе дә Казан театр училищесын тәмамлаганнар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100