news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры артистлары флешмобка кушылды – театр алдында “Туган тел”не җырлады

Театр бу сезонда 50 мең тамашачыга татар телендә спектакль күрсәтә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт артистлары бүген театр алдына чыгып “Туган тел” җырын җырлады һәм татар теле турында шигырьләр сөйләде. Алар шул рәвешле "Туган телне саклыйк" акциясенә кушылды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. “Коллективның бер төркем артисты - Лениногорскида гастрольләрдә. Алар бүген балалар өчен татарча спектакль күрсәтә, без, монда калган артистлар, бөтенебез чыгып чын күңелдән “Туган тел”не җырладык”, - ди артистлар.

Әлмәт театры репертуарында 37 спектакль бар. Сезон ахырында спектакльләр саны 40ка җитәчәк, дип ышандыралар. Үткән сезонда театр 300 тапкыр спектакль күрсәткән. Театр бу сезонда 50 мең тамашачыга татар телендә спектакль күрсәтә. Ул аны стационарда гына түгел, Татарстан районнарында да, татарлар яшәгән башка төбәкләргә дә алып чыга. Әлмәт татар дәүләт драма театры – иң күп фестивальләргә йөрүче театр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100