news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры аншлаг булыр дип фаразланган спектакльләрен Казанда бер тапкыр гына күрсәтә

Театр һәм журналистлар “Медея: материал” һәм “Синсез килгән язлар” спектакльләренә аншлаг булыр дип фаразлый.

Әлмәт театры аншлаг булыр дип фаразланган спектакльләрен Казанда бер тапкыр гына күрсәтә
Султан Исхаков

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры аншлаг булачак дип фаразланган “Медея: материал” һәм “Синсез килгән язлар” спектакльләрен Казанда берәр тапкыр гына күрсәтә. Билет алып өлгермәгән тамашачы өчен өстәмә спектакль мөмкинлеге каралмый. Бүген бу хакта Әлмәт театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтте.

Әлмәт театрының гастрольләре 14-17 февральдә Камал театрында үтә. Театр Казанга үзенең җиде спектаклен алып килә. Алар арасында аеруча икесенә билетлар тиз сатылып бетәчәк дип фаразлана. Журналистлар “Медея”га аншлаг булыр дип фаразласа, театр Зифа Кадыйровага аншлаг көтә. 

Еврипид һәм Х.Мюллер текстлары буенча куелган “Медея: материал” – "Алтын битлек" милли театр премиясенең лонг битенә кертелгән спектакль. Режиссеры – Эдуард Шахов, хореограф – Алинә Мостаева. Медея ролендә – “Алтын битлек”нең былтыргы номинанты – Мәдинә Гайнуллина.

Икенчесе – популяр язучы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектакле. Бу – Әлмәттә халык аншлаг белән йөри торган һәм театрның районнарга гастрольләргә алып чыга торган спектакле.

Спектакльләр икесе дә 15 февраль көнне булачак. Театр җитәкчелеге сүзләренә караганда, билетлар сатыла башлаган.

Казан гастрольләре программасында Туфан Имаметдинов куйган “Тынлыкта урын бар”, Илгиз Зәйниевның “Мең дә бер кичә” һәм “Хыял йорты” спектакльләре бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100