news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры “Алтын битлек”кә куелган спектакле белән «ArtОкраина» фестивалендә катнаша

Танылган казах драматургы Олжас Жанайдаровның бүгенге заман коллыгына багышланган пьесасы беренче тапкыр Әлмәт театрында куелды.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Әлмәт татар дәүләт театры коллективының бер өлеше Санкт-Петербург шәһәренә иҗади сәфәргә кузгалды, дип хәбәр итә театрның матубгат үзәге. Әлмәт театры VIII «ArtОкраина» халыкара театр фестивалендә катнаша. Фестиваль кысаларында 15 ноябрь көнне 19 сәгатьтә театр “За черной речкой” сәхнәсендә Санкт-Петербург тамашачысына Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов куелышында «Кибет» спектакле тәкъдим ителәчәк.

“Кибет” – театрның үткән сезон премьерасы. Танылган казах драматургы Олжас Жанайдаровның бүгенге заман коллыгына багышланган пьесасы беренче тапкыр Әлмәт театрында куелды. Режиссеры – Эдуард Шахов (Уфа). Спектакльдә ике генә артист – Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина уйный.

Эчтәлек буенча, кибет хуҗасы Зияш һәм шул кибеттә эшләүче Карлыгач вакыйгаларның үз версиясен сөйли. Чит күзләрдән яшерелгән дөньяда Карлыгачны гадәти яшәү рәвешеннән генә түгел, хәтта исеменнән мәхрүм итәләр. Әмма көчле рухлы hәм гаделлеккә ышанган кыз көрәшергә көч таба.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт театрының «Кибет» спектакле Россиянең XV Кече шәһәр театрлары фестивалендә “Кече формалы спектакль” номинациясендә лауреат булды. Шушы көннәрдә спектакльнең дүрт номинация буенча “Алтын битлек” милли театр премиясенә дә тәкъдим ителүе билгеле булды. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot