news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры алты номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булды

Әлеге театр моңа кадәр дә «Алтын битлек» номинанты булганы бар.

Әлмәт театры алты номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булды
Әлмәт театрының матбугат үзәге

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының «Көзге сере» («Королевство кривых») спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» театр премиясен дәгъва итә. Исемлек «Алтын битлек» сайтына урнаштырылган.

Әлмәт театры драма/зур формалы спектакль, режиссер эше (Антон Федоров), хатын-кыз роле (Ләйсән Заһидуллина), икенче пландагы хатын-кыз роле (Мәдинә Гайнуллина), икенче пландагы ир-ат роле (Раушан Мөхәммәтҗанов) һәм драматург эше (Арсений Фарятьев) номинацияләрендә күрсәтелгән.

Әлмәт театрының бу спектакле үткән сезон премьерасы. Әлеге театрның беренче тапкыр гына «Алтын битлек» номинанты булуы түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot