Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театры актеры Айрат Мифтахов «Тантана» премиясенә ия булды
«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясе Әлмәт театры артисты Айрат Мифтаховка тапшырылды.
Айрат Мифтахов премиягә «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен лаек булды. Актерга диплом Чаллы театры сәхнәсеннән тапшырылды.
"Әнием, җаным, бәгърем, мин җиндем», диде актер сәхнәдән. Ул театр җитәкчеләренә һәм коллегаларына рәхмәтләрен әйтте.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә республиканың театраль премиясенә Чаллы курчак театрыннан Егор Митрофанов, Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов һәм Минзәлә театрыннан Рөстәм Зиннуров та дәгъва иттеләр.
Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендә Гаяз Исхакый әсәре буенча Айдар Җаббаров куйды. Әлеге спектакль «Иң яхшы спектакль» номинациясенә дә дәгъва итә.
«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз