news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры 70 еллык юбилеена китап тәкъдим итә

Керү - ирекле

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). “Әлмәт татар дәүләт драма театры китабы” – 70 еллык юбилеен театр шул исемдәге китапка тарих битләренә яза.
Яңа басманы артистлар 20 ноябрьдә тәкъдим итә. Ул гади чара гади генә булмаячак, ә театрның тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамашага әвереләчәк, дип ышандыралар. 70 ел эчендә куелган һәм популяр булган спектаклә өзекләр дә, мәшһүр артистларны искә алулар да ниятләнә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot