news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт «Татарстанның иң төзек торак пункты» республика бәйгесендә җиңүче булып танылды

Нефтьчеләр башкаласы III дәрәҗә диплом белән һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Әлмәт «Татарстанның иң төзек торак пункты» республика бәйгесендә җиңүче булып танылды
almetyevsk.tatar.ru

(Әлмәт, 11 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2018 ел өчен нәтиҗәләр ясалды. Анда Әлмәт «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика бәйгесе җиңүче итеп танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм дипломантларын бүләкләделәр. Чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Илдус Насыйров уздырды.

Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча нефтьчеләр башкаласы III дәрәҗә диплом белән һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев кабул итеп алды. Акча шәһәрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot