news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесендә җиңгән

Әлеге төбәк бәйгесе барышында республикада кешеләргә яшәү өчен иң уңайлы булган шәһәрләр һәм авылларны билгеләделәр.

(Әлмәт, 9 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәт "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесендә җиңгән, дип яза җирле басма.

Әлеге төбәк бәйгесе барышында республикада кешеләргә яшәү өчен иң уңайлы булган шәһәрләр һәм авылларны билгеләделәр. Монда халыкның торак белән тәэмин ителгәнлеге дә, инвалидларга уңайлыклар тудырылу да, муниципаль берәмлекнең архитектур йөзе дә, тарихи һәм табигый мирас объектларының сакланышы да һәм башка күп кенә факторлар исәпкә алынды. Әлмәт "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" исеменә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot