news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт татар театрының яңа сезон ачылышына район башлыгы да килгән иде

Сезон Аяз Гыйләҗев әсәре белән башланды. Театр чираттагы яңалыгы белән сөендермәкче: Равил Сабыр пьесасы буенча әзерләнгән спектакль премьерасы була.

(Әлмәт, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”, Рәдифә Ногманова). Ишек төбеннән үк сузылып киткән кызыл келәм, скрипка, гармун моңнары, үткәнгә сәяхәт, киләчәккә яңа караш һәм кар астында кайнар чишмә – Әлмәт татар дәүләт театры 72 нче сезонны әнә шулай күптөрле кызыклы алымнар һәм тамашачыларның һәрберенең күңелләренә юл табарлык киңкырлы ысуллар кулланып, шау-гөр килеп башлап җибәрде, дип театр тормышындагы вакыйганы сурәтли “Әлмәт таңнары” газетасы.

Тантана башланырга әле вакыт бихисап, әмма бу кичне зарыгып көткән тамашачы яктылыкка, нурга илткән театрга агыла да агыла гына. Күреп калырга тиешле тамаша кызыкмаслык та түгел. Театр алдында ук Кино елын искәрткән геройлар каршы алып тора, фойеда исә мим һәм скрипкачылар теләге булганнар белән фотога төшәргә әзер. Театрның бизәлеше дә труппа тормышындагы иң якты мизгелләрне «туктаткан» кинопленка, тарихи афишалар белән кызыклы. Ә икенче катта исә булачак премьералардан өзекләр уйнап күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, бу кадәрле тере анонсның әлегә кадәр булганы истә юк. Өстәвенә, былтыр куелып, төрле фестиваль-бәйгеләрдә үзләрен «күрсәтеп» өлгергән спектакль геройлары да театр коллективының никадәрле кызыклы, җанлы тормышта кайнаганнарына ишарә булды.

Сезон ачу тантанасында район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Бу аның Әлмәт театрына тамашачы буларак беренче тапкыр килүе. Шуңа да ул зур кызыксыну белән театрдагы тамашаны күзәтте, музей белән дә танышты.

“Әлмәт театры – республикабызның мәдәни символы. Ул үзенең иҗаты белән академик театрның иң күркәм традицияләрен саклап кына калмый, ә бәлки классик әсәрләргә яңача караш формалаштыра. Шуңа күрә Әлмәт театры Татарстанда гына түгел, илебезнең башка төбәкләрендә дә көтеп алынган кунак”, – диде Айрат Хәйруллин тантана барышында һәм «Ел актеры» премиясен тапшырырга ашыкты. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова, Мәдинә Гайнуллина һәм Илшат Агиев лаек булды. 2008 елда булдырылган район башлыгы премиясен театрның барлыгы 18 актеры алды.

Моңа өстәп, агымдагы елда Әлмәт театры үз премиясен булдырды. Ул әлмәтлеләрнең күңелендә әле дә булса сакланучы, театр күгендәге якты йолдыз – Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Дамира Кузаева исемен йөртәчәк. Премиянең тәүге ияләре – Алмаз Шаһимәрданов һәм Айрат Мифтахов.

Әгәр дә яшьлек белсә, картлык булдыра алса... Ул вакытта дөньяда яшәүнең кызыгы да булмас иде. Сәхнәдә куелган тәүге премьера (быел алар әле бик күп булачак) шул хакта иде. Тәскирә белән Әбүзәр үзләрен ялгыз үстергән әнисе һәм әтиләренә әйтми генә өйләнешергә булалар. Туйга бер тәүлек кала ачылган сер гомер буе җыелып килгән җан әрнүен дә, сагышны да өскә калкыта. Бер яктан әти-әниләреннән гарьләнгән ул белән кыз, икенче яктан гомерләрен сабыйларына ихлас ярату һәм тырыш хезмәт белән үстергән ата белән ана – тамашачы әле бер, әле икенче буынга җан ата. Нәтиҗә, гомумән, уйламаганча тәмамлана – яшьләр туе чигерелеп, өлкәннәрнеке белән алышына.

Аяз Гыйләҗевнең «Кар астында кайнар чишмә» пьесасы юкка гына сайланмаган. Беренчедән, Татарстанның халык язучысы әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр әлегәчә үз югарылыгында. Икенчедән, Аяз ага сыман матур телле, аһәңле, берьюлы елата да, көлдерә дә белә торган милләтпәрвәр язучыны әле эзләп табарга кирәк. Аннары Әлмәт театры белән бик теләп хезмәттәшлек иткән Гыйләҗевнең бу һәм башка бик күп әсәрләре сәхнәбездән төшмәгән, тамашачы белән артистлар йөрәген бәйләүче өзелмәс җеп булган. Бу хакта спектакльне тамаша кылган Аяз аганың тормыш иптәше Нәкыя ханым һәм улы – танылган драматург Мансур Гыйләҗев тә ассызыклады.

1979 елда Гали Хөсәенов тарафыннан инде бер тапкыр куелган әлеге спектакльме, бүгенгә яраклаштырып, замана төсмерләре булән чуарланган профессор Булат Хәйбуллин эше әйбәтрәкме икәнен, кызганычка каршы, бүген бары тик өлкән буын гына чагыштырып карый ала. Ләкин темасы белән «картаймас» булган «Кар астында кайнар кар» үз тамашачысын тапмый калмас.

Инде бу атнада Әлмәт театры тамашачысын чираттагы яңалыгы белән сөендермәкче. 14-15 октярьдә Равил Сабыр пьесасы буенча «Сигезле биюе» (режиссеры Булат Бәдриев) спектакленең премьерасы булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100