news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт татар театры премьера куя

31 май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында Михаил Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” (“Ашике-Кериб”) төрек әкияте буенча спектакль премьерасы күрсәтеләчәк

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). 31 май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында Михаил Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” (“Ашике-Кериб”) төрек әкияте буенча спектакль премьерасы күрсәтеләчәк. Әсәр гашыйк Кәрибнең бай кызга мәхәббәте турында сөйли.
Спектакль – Гөлнара Кәшипованың әдәби версиясе буенча режиссер Искәндәр Сакаев куйган сәхнә варианты. Искәндәр Сакаев А.Чехов Мәскәү сәнгать театры мәктәп-студиясе һәм В.Мейерхольд исемендәге үзәк каршындагы режиссерлык магистратурасын тәмамлый. А.Левинский җитәкчелегендә биомеханиканы өйрәнә. Софокл һәм С.Беккетның «Эдип», Еврипидның “Персы” куелышларында катнаша. 2003 елның августында Япониянең Тадаси Судзуки SKOTT башкару осталыгы үзәгендә стажировка уза. Иҗат юлын Өфедәге “Нур” татар дәүләт театрында башлап җибәрә. 2004-2005 елларда Мәскәүдәге Россия армиясе Үзәк академия театрында стажировка уза. 2005-2009 елларда А.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театры режиссеры булып эшли.
Әлмәт театрындагы куелыш спектакль барышына тамашачыларны җәлеп итү белән аерылып тора. Театр тарихында әле шундый спектакльләрнең булганы юк иде. Спектакльнең музыка партитурасында Әзәрбәйҗан, Иран һәм Кыргызстан этник музыкасы үрнәкләре яңгыраячак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100