news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт Татар дәүләт драма театры Яңа ел спектакльләренә чакыра

Концерт-шоу уздыру да планлаштырыла

 (Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәт Татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәмнәрендә спектакльләргә чакыра. Бәйрәм уңаеннан, тамашачыларга иң кызыклы һәм иң яхшы спектакльләр генә тәкъдим ителәчәк, дип ышандыра театрның матбугат хезмәте.

3 гыйнвар көнне “Аршин мал алан”, 4 гыйнвар “Амзонка”, 5 гыйнвар “Кыю кызлар”, 7 гыйнвар “Кызлар килде авылга”, 8 гыйнвар “Ромео һәм Джульетта” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 6 гыйнварда исә шоу-концерт оештыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100