news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт татар дәүләт драма театры 72 нче сезонын ача

Октябрьдә әлмәтлеләр сәхнәгә 4 премьера чыгара.

  (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). 6 октябрьдә сәгать кичке 7дә Әлмәт татар дәүләт драма театрының 72 нче сезонын ачу тантанасы була. Хөрмәтле әлмәтлеләр hәм шәhәребез кунаклары, рәхим итегез, дип, “Әлмәт таңнары” газетасы октябрь аена афиша тәкъдим итә.

Аерым алганда, октябрьдә әлмәтлеләр сәхнәгә 4 премьера чыгара: “Кар астында кайнар чишмә” (А.Гыйләҗев), “Дөнья киң түгел икән” (З.Хәким), “Сигезле биюе” (Р.Сабыр), “Кибет” (О.Жанайдаров), соңгысы исә тамашачы хөкеменә куелмый.

18-20 октябрьдә театр Башкортстанда, 24-30ында Әтнә, Арча районнарында гастрольләрдә була.

25 октябрьдә театрда Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшыру тантанасы үткәрелә.

27се Әлмәт театрына Башкортстаннан Эстәрлетамак рус драма театры гстрольгә килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot