news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт татар дәүләт драма театры 70 нче юбилей сезонын ачты

“Ел актеры” премияләрен тапшырды

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ). 27 сентябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры 70 нче юбилей сезонын ачты. Әлмәтлеләр бу көнне искиткеч матур тамаша шаһиты булды.

Драмтеатр юбилей сезонына күркәм казанышлар белән аяк басты. Россия кече шәһәрләре театр фестивалендә 100 театр арасында Әлмәтнеке иң лаеклысы дип табылды – “Ромео һәм Джульетта” спектакле Гран-при иясе булды. “Татнефть” ААҖ ярдәме белән бинаның фасады яңа төс алды. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова “Ел актеры” премияләрен тапшырды. Быел бу дәрәҗәле бүләккә Рафик Таһиров, Рамил Минханов, Элмира Яһүдина лаек булды. Фәймә Бикморатовага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100